news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы «Авылым чишмәсе» бәйгесе турында игълан итте

Конкурста катнашу өчен инстаграмда фотолар, яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү яки инша язу кирәк була.

Татар конгрессы «Авылым чишмәсе» бәйгесе турында игълан итте
архив, Владимир Васильев

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар газетасы» «Авылым чишмәсе» дип исемләнгән конкурс оештыра.

Татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгенең максаты — татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү. Авылларда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын үрнәк итеп, аларның изге гамәлләрен барлау.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: инстаграмда фотолар, яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү һәм инша язу. Һәр номинация буенча беренче, икенче, өченче урыннар һәм конкурсның Гран-при иясе билгеләнәчәк.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. «Авылым чишмәсе» конкурсына старт 30 августта биреләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100