news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында пенсионерларның кайсысы ун мең сум акча алачагын әйттеләр

Аны 43 миллионга якын кеше алачак.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акча (Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган иде) 2021 елның 31 августына пенсия алучыларга түләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының Белгород өлкәсе буенча бүлеге сайтында дөнья күргән хәбәргә сылтама белән хәбәр итә.

«Үзләренә тиешле сумманы алар сентябрьдә алачак», - дип искәрттеләр ведомствода.

РФ Пенсия фондында кайбер очракларда акчаны соңрак та күчерергә мөмкиннәр дип искәрттеләр.

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә бер тапкыр ун мең сум күләмендә акча бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Аны 43 миллионга якын кеше алачак. Акчаны барлык пенсионерларга да (эшләүчеләренә дә, эшләмәүчеләренә дә) күчерәчәкләр. Шул ук вакытта, аны алу өчен бернинди гариза да кирәкми – барлык кәгазьләрне Пенсия фонды үзе әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100