news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды ай саен акчалата түләү билгеләү тәртибе турында аңлатты

Күпчелек очракта кешегә үзенә гариза язарга кирәк, инвалидлык 2020 елның 28 июленнән соң билгеләнгән гражданнарга исә гариза язарга кирәк түгел.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россиянең аерым бер гражданнарының ай саен социаль түләү алырга хокукы бар.

«Российская газета» сайтында Пенсия фондына сылтама белән хәбәр ителгәнчә, мондый түләүләргә Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашучы ветераннар, физик мөмкинлеге чикле гражданнар, шул исәптән инвалид балалар, фашизм концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, радиация тәэсиреннән зыян күрүчеләр исәп тота ала.

Тулы исемлек белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

«Әлеге хокуктан файдалану өчен, күп очракта гражданин Пенсия фондына үзе гариза язарга тиеш. Гаризаны Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында, күпфункцияле үзәкләрдә бирергә була», – дип белдерә Россия Пенсия фондының Чиләбе өлкәсе бүлеге.

Инвалидлык 2020 елның 28 июленнән соң билгеләнгән гражданнарга исә гариза язарга кирәк түгел. Аларга бу түләүләр «Инвалидларның федераль реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән акт нигезендә бирелә.

«Кешенең ай саен акчалата түләү алыр өчен бер закон кысаларындагы берничә нигезләмә буенча хокукы булган очракта, ул иң күп сумма түләүне күздә тоткан бер нигезләмә буенча билгеләнә», – дип белдерәләр Пенсия фондында.

Ай саен акчалата түләүләргә һәр елның 1 февралендә бер тапкыр индексация ясала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100