news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Иң төзек ишегалды» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителәчәк

Чираттагы утырышта комиссия әгъзалары район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында фикер алышты.

Апаста «Иң төзек ишегалды» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителәчәк
http://apastovo.ru

(Апас, 27 август, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста «Иң чиста авыл», «Иң чиста урам» «Иң матур йорт», «Иң төзек ишегалды» бәйгесе азагына якынлаша. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге комиссия барлык авыл һәм җирлекләрне дә карап чыкты.

Мәгълүматлар тупланды, алар фотолар, видеоязмалар белән дәлилләнде. Комиссиянең берничә утырышы да узды.

Чираттагы утырышта комиссия әгъзалары район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында фикер алышты. Нигездә сүз, урыннар бирү буенча булды. Җиңүчеләр 30 август — Татарстан Республикасы көнендә билгеле булачак һәм бүләкләнәчәк.

«Әлеге бәйге быел беренче генә тапкыр уза. Киләсе елга тагын да камилләштерербез, үзгәрешләр кертербез. Бәйге җирлекләрдә чисталык булдыру, төзекләндерү буенча башлангыч булып торсын», — диде район башлыгы.


news_right_1
news_right_2
news_bot