news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде

Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон урнашкан.

Казан җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча туристлар Казанда 3,2 төнгә туктала, моңа уртача 2411,2 сум акча сарыф итә. Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург (анда ял итүчеләр 4,4 төнгә туктала һәм моңа 2977,7 сум акча тота) һәм Ростов-Дон (1,1 төн һәм 2127,3 сум) урнашкан.

«Исемлек туристлар тарафыннан 2020 елның 1 июненнән 31 августка кадәр торак өчен түләнгән заявка мәгълүматлары нигезендә төзелгән», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot