news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле буенда балыкчылар Рөстәм Миңнехановка күпме балык тотулары белән мактанды

Татарстан Президенты үзе дә балык тотарга ярата һәм Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә башкаларга да үзенең күпме балык тотуын күрсәтә.

Кабан күле буенда балыкчылар Рөстәм Миңнехановка күпме балык тотулары белән мактанды

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яңартылган яр буе белән танышты. Җирле балыкчылар ТР Президентына тоткан балыкларын күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Г.Камал театры янында балык тотып утырган ике кешене күреп алды. Ул алардан балык эләгәме-юкмы дип кызыксынды, тегеләр исә һәркайсы күпме балык тотуы белән мактанды.

Татарстан Президенты үзе дә балык тотарга ярата һәм Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә башкаларга да үзенең күпме балык тотуын күрсәтә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә һәйкәл ачты. Тантаналы чара Оренбург тракты һәм Даурия урамы чатында – Мостай Кәрим исемендәге скверда узды. Шуннан соң ике тугандаш республиканың җитәкчеләре Кабан күленең яңартылган яр буе буйлап узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot