Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты әләмен Шанхайга тапшырачаклар
“Казан Арена” стадионында җиңүчеләрне бүләкләү һәм 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ябылу тантанасы узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Казан Арена” стадионында WorldSkills 2019 җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм эшче һөнәрләр буенча 45 нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узачак. Шулай ук WorldSkills хәрәкәте әләмен ярышларның киләсе оештыручысына – Шанхай шәһәренә тапшырачаклар.
Тантанада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Төп ярышларның бөтен компетенциядәге җиңүчеләре игълан ителәчәк. Моннан тыш һәр команданың үз җыелмасында иң күп балл җыйган, иң нәтиҗәле катнашучылары (Best of nation) да ачыкланачак.
“Һәр блок катнашучыларын бүләкләү аерым булачак. Ә блоклар арасында бер концерт номеры күрсәтеләчәк”, - диделәр чемпионатның матбугат хезмәтендә.
Дөнья чемпионаты ябылышында L-One яки Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Тина Кузнецова проекты — Zventa Sventana, Игоря Крутойның "Brio Sonores" кроссовер-группасы, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнашачак.
“Ябылу тантанасында Zventa Sventana “Мужа дома нету” хитын башкарачак”, - диделәр Тина Кузнецова проектының матбугат хезмәтендә.
27 августта ябылу тантанасын “Россия 24” һәм “ТНВ” телеканаллары күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз