news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны «Милләт эзләре» проектында катнашырга чакыралар

Конкурсның иң актив һәм сәләтле катнашучылары «Милләт эзләре» конкурсының дөнья илчеләре булырга мөмкин.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанлыларны «Милләт эзләре» проектына кушылырга чакыралар, дип яза ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Проект төрле милләт кешеләренә бер-берсенең мәдәнияте, тарихы, ихтыяҗлары һәм карашлары турында күбрәк белергә, уртак мәнфәгатьләр табарга һәм уртак фәнни, гамәли һәм иҗади эш вакытында үзара аңлашу һәм ышаныч дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Теләгән һәркем «Милләт эзләре» интернет-порталын тематик контент белән тулыландыруда катнаша ала, порталда төрле халыкларның Россия тарихына һәм мәдәниятенә керткән өлеше турында мәгълүмат урнаштыра ала.

Проект кысаларында мәдәни-тарихи тикшеренүләр һәм конкурслар үткәреләчәк, туган якны өйрәнү экспедицияләре, форумнар һәм фестивальләр оештырылачак, шулай ук телевизион һәм интернет-программалар чыгачак.

«Милләт эзләре» Халыкара яшьләр мәдәни-тарихи проекты барлык теләүчеләрне «Халык эзләре», «Кешеләр эзләре», «Сугыш эзләре», «Ялкынлы йөрәкләр», «Йөрәк кушуы буенча», «Авыр минутта», «Җан кушуы буенча», «Этносларны саклаучылар», «Халык остасы» бөтенроссия конкурсларында катнашырга чакыра.

Эшләр төрле форматта кабул ителә. Катнашучылар мәкалә, хикәя, шигырь язарга мөмкин. Шулай ук хөкемдарларга рәсем, скульптура, фотография кебек иҗади эшләрен тәкъдим итә алалар. Видео төшерергә мөмкин. Анда репортажлар, интервьюлар, документаль һәм нәфис фильмнар, җырлар, биюләр һ.б. булырга мөмкин, дип искәртә бәйгене оештыручылар.

Конкурсның иң актив һәм сәләтле катнашучылары «Милләт эзләре» конкурсының дөнья илчеләре булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100