news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алданган өлешчеләрнең 80 проценты якын арада фатирлы булыр дип көтелә

Казанда алданган өлешчеләр өчен 7 йорт төзелешенә быел 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере республика бюджетыннан күчерелгән.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикадагы 1971 алданган өлешченең 80 проценты быел өченче квартал азагына фатир алачак.

Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкаручы директоры Иван Новиков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә «икенче дулкын»ның проблемалы объектлары файдалануга тапшырылачагын әйтте.

Казанда алданган өлешчеләр өчен 7 йорт төзелешенә быел 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере республика бюджетыннан күчерелгән. Өй йортны киләсе елга куллануга тапшыру ниятләнә. Аларда 500ләп алданган өлешче исәпләнә.

Иван Новиков алданган өлешчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булуын искәртте. Бу нисбәттән, федераль һәм төбәк программалары бар.

Федераль программа буенча финанслау федераль һәм республика казналарыннан. Татарстан өлеше 42 процент тәшкил итә, бу илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе санала. Икенче программа бары тик республика бюджетыннан финанслауны күздә тота.

2017-2020 елларда төбәк программасы буенча гомуми мәйданы 240 мең кв.метр булган 28 торак йорт төзелгән. 3207 алданган өлешче тораклы булган. «2021 елга максат — 2350 алданган өлешче өчен 9 йортны кулланышка кертү. Төзелеш бу кварталда төгәлләнергә тиеш», — диде Иван Новиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100