news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган дүрт төбәк арасына керде

Фәкыйрьлек булдырмас өчен, яңа эш урыннары оештыру, хезмәт хакын арттыру һәм халыкны күләгәле хезмәт базарыннан чыгару кебек социаль-икътисади инициативалар кирәк.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова, Елена Симакова). Татарстан Республикасы Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләренең дүртлегенә керә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Беренче урында — Ямал-Ненец автономияле округы, икенче урында — Санкт-Петербург, өченчедә — 6,3 күрсәткече белән Мәскәү шәһәре. Бездә — 6,6, — дип аңлатты Зарипова. — Шулай итеп, фәкыйрьләр саны кимүгә таба баруын күрәбез».

Әмма, спикер фикеренчә, социаль ярдәм һәм төрле түләүләр бирү фәкыйрьлек проблемасын хәл итмәячәк. Фәкыйрьлек белән көрәшү өчен яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакын арттыру һәм халыкны күләгәле хезмәт базарыннан чыгару кебек социаль-икътисади инициативалар кирәк», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100