news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша Илчесе Татарстанга килергә теләк белдергән

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Польша Илчесе белән очрашу узды

Польша Илчесе Татарстанга килергә теләк белдергән

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Польша Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кшиштоф Краевски булды.

Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Равил Әхмәтшин Польша белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә өмет белдерде, моның өчен күп юнәлешләр буенча зур мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте. Ул Польша территориясендә берничә йөз ел яшәүче зур татар диаспорасы барлыгын искәртте.

Кунакка Татарстан Республикасы турында видеоролик күрсәттеләр. Шулай ук вәкаләтле вәкиллекнең халыкара һәм икътисади элемтәләр бүлеге җитәкчесе Фәннур Гарифуллин регионның икътисади потенциалын тәкъдим итте, техно - һәм индустриаль парклар, махсус икътисади зоналар, Татарстанның алдынгы предприятиеләре һәм инновацион проектлары, республика территориясендә урнашкан ЮНЕСКО объектлары турында сөйләде.

Кшиштоф Краевски Равил Әхмәтшинга очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул республикага килергә теләк белдерде. Польша Илчесе Польша һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту кысаларында төбәк җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар үткәрергә тели.

«Татарстан партнерлары арасында Польша компанияләрен күрүемә шат булыр идем», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100