news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада россиялеләрнең газлаштыруга тоткан чыгымнарын компенсацияләргә тәкъдит иттеләр

Владимир Путин программаны гамәлгә ашыра башлау турында күрсәтмә биргәннән соң, әмма тиешле карар кабул ителгәнче эшкә керешкән россиялеләрнең шундый мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Киләчәктә Россиядә яшәүчеләрнең газлаштыруга тоткан чыгымнарын (бу социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла башланганчы эшләнгән очракта) компенсацияләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин программаны гамәлгә ашыра башлау турында күрсәтмә биргәннән соң, әмма тиешле карар кабул ителгәнче эшкә керешкән россиялеләрнең шундый мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Без моны үз акчаларын газлаштыруга тоткан гражданнарның чыгымнары 100 процентка каплануын тәэмин итү өчен компенсацияләргә тәкъдим иттек», - диде партиянең Генераль секретаре Андрей Турчак.

news_right_1
news_right_2
news_bot