news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы башкарма комитеты Төзүчеләр көне ковид сәбәпле булмый дигән хәбәрне кире какты

Шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты, коронавирус чикләүләре аркасында шәһәрдә Төзүчеләр көнен бәйрәм итүне гамәлдән чыгару турындагы мәгълүматны кире какты.

«Безнең шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләренә туры китереп уздырылачак», — дип хәбәр итте шәһәрнең Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова.

Төзүчеләр көне Яшьләр көне, Чәчәкләр фестивале һәм Яңа ел белән беррәттән чаллылылар календаренда төп бәйрәм булып санала. Бу истәлекле датага шәһәрдә, гадәттәгечә, легендар төзүче Евгений Батенчук монументына чәчәкләр салу, төзелеш тармагы хезмәтчәннәре парады, концерт һәм фейерверк була.

Быел бәйрәмгә Iowa төркеме килер дип көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» Роспотребнадзор Чаллыда Яшьләр көненнән соң, шәһәрдә массакүләм чаралар үткәрүдән баш тартырга тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100