Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак калфак» бәйгесендә татар кызлары милли ризык пешерүдә көчләрен сынады
Жюри кызларның әдәби татар телендә әңгәмә алып бару сәләтен, үз-үзен тотышларын, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен һ.б. бәяләде.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 26-27 июль көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры уза. Бүгенге программа кысаларында йөздән артык катнашучы арасыннан сайлап алынган 7 финалист кыз Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музеена сәяхәт кылды, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынашты.
Жюри әгъзалары кызларның әдәби татар телендә әңгәмә алып бару сәләтен, үз-үзен тотышларын, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен һ.б. бәяләде.Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашучы кызлар белән җылы әңгәмә корды һәм аларга татар хатын — кызларына хас булган киенү, ризык пешерү, үз-үзеңне тоту серләре хакында сөйләде.
Кызлар үз куллары белән пешергән камыр ашлары белән әниләрен һәм жюри әгъзаларын сыйлады. Әлеге бәйге катнашучыларга үзләрен чын яшь хуҗабикә итеп хис итәргә, татар халык ашларын пешерүдә үз көчләрен сынап карага мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 27 июльдә, Татарстан Милли китапханәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз