news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра

Алсу чара турында Инстаграммында белдерде, ул Татарстан башкаласын йөрәккә якын һәм гүзәл шәһәр дип атады.

Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә якташыбыз Бөгелмә кызы, танылган җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәт үткәрәчәк. Бу хакта TikTok Russia Travel порталында хәбәр ителә.

«Казан хәзинәләре, чәк-чәк әзерләү серләре һәм сезне Татарстанда көтә торган 1001 ләззәт турында сөйләячәкбез», - ди ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Барлык теләүчеләр һәм республика кунаклары кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгага кушыла ала. TikTok эфиры өч сәгатькә планлаштырылган.

Алсу шулай ук әлеге чара турында Инстаграмында белдерде, ул Татарстан башкаласын бик матур һәм йөрәккә якын шәһәр дип атады. Җырчы шулай ук үз иҗатын яратучыларга «ниндидер яңа әйбер эшләп карыйсы килүен», шуңа күрә дә «мавыктыргыч виртуаль сәяхәт» үткәрергә уйлаганын әйтте.

«Очрашуга кадәр, онытмагыз!» — дип чакырды Татарстанның халык артисты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100