news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан Краснодарга очышлар саны артачак

Иң арзан билет бәясе бер кешегә 12 886 сум тәшкил итә.

Түбән Камадан Краснодарга очышлар саны артачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Азимут» авиакомпаниясе Түбән Камадан Краснодарга очышлар санын арттыра. Авиакомпания өстәмә дүртенче рейсын 6 августтан пәнҗешәмбе көннәрендә башлый. Шулай ук чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә дә рейслар башкарыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Барлык рейсларга билетлар ирекле сатуда. Иң арзан билет бәясе бер кешегә 12 886 сум тәшкил итә. Тулырак мәгълүмат: www.azimuth.aero

Сүз уңаеннан, әлеге лайнер һава судноларына Россиянең зур елгалары исемен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Кама» дип аталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100