news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә интернет бәясе кыйммәтләнә

Провайдерлар клиентларның үзизоляция вакытында күп вакытын онлайн үткәрүгә, яңа сервислардан күп файдалануына игътибар иткән.

Россиядә интернет бәясе кыйммәтләнә

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Быел Россиядә өйгә кертелгән интернет һәм телевидение бәяләре 10-15 процентка артырга мөмкин. Бу хакта тармак экспертларына һәм iKS-Consulting агентлыгының тикшеренүеләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Провайдерлар Covid-19 коронавирусы пандемиясе фонында тариф планнарының бәясен арттыру турында карар кабул иткән, диелгән басма мәгълүматында. Провайдерлар клиентларның үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта онлайн эшләүгә күчүе турында сөйләде.

«Алар күп вакытын онлайн үткәрә, яңа сервислардан күп файдалана, авыр контент куллана башлады», — дип аңлатты газета әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100