news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск Татар мәдәни үзәгенең үз бинасы булачак

Татар мәдәни үзәгенең эшчәнлеге татар халкының үзенчәлеген саклап калуга һәм милли-мәдәни кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Новосибирскиның Татар мәдәни үзәге шәһәрнең Дзержинский районында бина алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең элеккеге балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт тәмамланганнан соң, анда Новосибирск өлкә Татар мәдәни үзәге урнашачак.

Бинаны тапшыру турында губернатор Андрей Травников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында сөйләшү узган елның июнендә булган иде. Әлеге килешүгә Новосибирск өлкәсе территориясендә узган «Федераль Сабантуй — 2019» бәйрәме вакытында ирешелгән иде.

Татарстан капиталь ремонтка 10 млн сум акча бүлеп биргән, бу акчаларга түбә ремонтлау, җылыту системасын һәм электр белән тәэмин итү системасын монтажлау эшләре башкарылган, фундамент ныгытылган.

Татар мәдәни үзәгенең эшчәнлеге татар халкының үзенчәлеген саклап калуга һәм милли-мәдәни кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Үзәктә сигез клуб эшли, ел саен берничә масштаблы чара үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100