news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның мәктәп яны лагерьлары бу җәйдә ачылмаячак

Эпидемиологик вазгыять яхшырган очракта шәһәр лагерьлары көзге-кышкы сезонда гына ачылырга мөмкин.

Казанның мәктәп яны лагерьлары бу җәйдә ачылмаячак

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Казанда мәктәп яны лагерьлары җәй ахырына кадәр ачылмаячак. Бу хакта Казан Мәгариф идарәсе начальнигы Ирек Ризванов мэриядәге эшлекле дүшәмбедә әйтте.

«Балаларның иминлеген саклау максатларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясен мәктәп яны лагерьларында уздыру гамәлдән чыгарылды. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, Covid-19 таралу куркынычын булдырмау өчен балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру чикләнү чараларының киләсе этабында гына мөмкин», — диде Ирек Ризванов.

Балалар өчен көндезге лагерь көзге-кышкы чорда эшли башлаячак. Әлегә Казан укучылары өчен мәктәп лагерьларын «Күңелле каникуллар онлайн-сменасы алыштыра.

Татарстан башкаласында мәктәп яны лагерьлары балаларны августта кабул итә алачак дип көтелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100