news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәния ҖӘЛӘЛИЕВА:

“Җәйге мөселман лагерьларын оештырганда Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек итү кирәк”

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе урынбасары, Казан шәһәре мөслимәләре башлыгы, табиб Фәния абыстай Җәләлиева инде берничә ел дәвамында Кукмара районының Өркеш авылында студент кызлар, мәктәп балалалары, тулы бер гаилә белән ял итү өчен лагерьлар оештыра. Хәзерге вакытта җәйге мөселман лагерьлары оештыру белән беркемне дә шаккаттыра алмыйсың. Әмма шушында ук бу эшкә бөтен нәселләре белән тотынуларын, бу авылда Гаилә мәдрәсәсен салып чыгуларын да әйтеп китәргә кирәк. Алай да сөйләшүебезне 1-15 августта кызлар өчен оештырыла торган лагерьдан башлап җибәрдек.

Фәния апа, Исламда кыз балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сез уздыра торган лагерьда аеруча нинди мәсьәләләргә басым ясала?

Ф.Җ.: Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә миңа зур белем алырга насыйп итте. Югары белемле табиб булу өстенә, менә шушы дини белемне алдым, әлхәмдүлилләх. Бүгенге көндә яшьләр барысы да олы белемле. Әмма алар яшәү мәгънәсен белеп бетермиләр, эзләнәләр. Ислам диненә күп киләләр, тик шулай да ялгышларны күп эшлиләр, сынаулар алдында югалып калалар. Менә шушыларны күреп, яшьләргә ярдәм итү йөзеннән, мөслимә кызлар өчен оештырабыз бу ялны. Россиядә мөслимә кызлар өчен башка мондый лагерь юк. Шушында алар белән аралашып, дини темага да сөйләшәбез, Шәригать кануннарын да өйрәнәбез, Ислам диненең никадәр югары дин икәнлеген, аның кешегә бу дөньяда яшәргә нинди олы мөмкинлек биргәнлеген аларга аңлатырга тырышып, дәресләр оештырабыз. Аның өстенә сәламәтлекләрен дә кайгыртабыз, монда спорт ярышлары була. Ирем, сеңлем дә – табиблар, без кызларга медицина буенча хәзерге көн өчен, гаилә корганда, балалар тәрбияләгәндә, парлы булып яшәгәндә кирәк була торган киңәшләр бирәбез. Шулай итеп, без аларның вакытын файдалы итеп уздырырга тырышабыз.
Лагерьга күбрәк дөньяви уку йортларында укучы яшьләр, тугызынчы-унберенче сыйныфларда укучылар, техникумнарда белем алучылар килә. Алар көндезләрен укыгач, әле Коръәнне, Шәригать законнарын әйбәт белми. Алар, Аллага шөкер, Исламда. Безнең максат – кызларның белемнәрен арттыру, бурычыбыз – Коръәнне тәҗвид белән дөрес итеп укырга өйрәтү.

Кызлар өчен лагерьның бер өлеше быел Рамазан аена туры килә. Бу нисбәттән нинди чаралар планлаштырылган?

Ф.Җ.: Безнең лагерь башка елларны да Рәҗәп, Шәгъбән айларына туры килә иде. Кызлар бик тырышып, ураза тота-тота көннәрен уздырдылар. Ураза ае безгә тагын да яхшырак: көн саен сәхәр, көн саен ифтар - бәйрәм дигән сүз.

Мөслимәләр ике атна буе белем генә алмый бит инде, башка чаралар да була, мәсәлән, спорт юнәлешендә ...

Ф.Җ.: Безнең тагын бер олы максатыбыз бар – яшьләр белән бергәләп ислам динен һәм исламча тормыш рәвешен дәгъват кылу. Без алар белән чыгышлар әзерләп, авыллар буйлап йөрибез. Безне сагынып көтеп алалар, ел саен чакыралар. Кукмара районындагы өч-дүрт авылга барабыз. Мамадыш районының безгә якын авылларына чыгабыз. Без буш кул белән бармыйбыз: стена газеталары чыгарып алып барабыз, бүләк итәбез, чыгышлар ясыйбыз, сәхнә әсәрләре әзерлибез. Анда, яшьләр җыелып, безне каршы алалар.
Спортка килгәндә, безнең монда - көн саен спорт. Табиб сеңлем Әлфия иртәнге зарядка уздыра, тәнәфесләрдә теннис, футбол, баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Әле авыл яшьләре белән берлектә спорт ярышлары уздырабыз. Бөтенесенә нәтиҗәне 14 августта Мөселман яшьләре җыенында чыгарабыз.

Мөселман яшьләре җыенының максаты нидә соң?

Ф.Җ.: Бу җыен турында ишетеп, төрле урыннардан киләләр. Кызларның әти-әниләре дә килә. Күрше авыллардан яшьләр җыела. Районнан, Казаннан кайталар. Бездә бит ял итеп, Саратовтан да, Ижевскидан да, хәтта Санкт-Петербургтан да кайтучылар булды. Лагерьда бер ял иткән кешеләр, ел саен шушы җыенга гына булса да кайта. Алар монда аралашып кына калмый, Интернетта “Вконтакте. ру” сайтында үз төркемнәрен булдырганнар, бер-берсен белешеп торалар.
Бездә белемлерәк яшьләр арасыннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучылар, “Ислам кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе шәкертләре монда авыл балаларын укыта. Җыенда шушы авыл балаларының нәрсә өйрәнгәнен күрсәтәбез. Анда шулай ук Кукмара мөхтәсибәтеннән килүчеләр, укытучылар дәгъват белән чыгыш ясый. Сабантуйда мөнәҗәтләр төркеме чыгыш ясый. Алар авылларда йөргәндә дә осталыклары күрсәтә. Җыен елдан-ел зурая бара, әлхәмдүлилләх.

Фәния апа, сез бу лагерьларны ничә ел дәвамында оештырасыз инде?

Ф.Җ.: Кызлар өчен – дүртенче ел, үзебезнең авыл балалары өчен тугыз ел.

Лагерьларны беренче тапкыр оештыра башлаганда, авырлыклар тумадымы? Җирле халык сезнең идеяләрегезне ничек кабул итте?

Ф.Җ.: Халыкның фикерләү дәрәҗәсе ничек була: шулай кабул итәләр инде. Төрлечә булды. “Авылыбызга бизәк булды, нур өстәдегез” дип әйтүчеләр дә бар. “Балаларны җәй көне борчып йөрмәгез” диючеләр дә җитәрлек.

Фәния апа, сез бит әле балалар ялына гына түгел, гаилә белән ял итүгә дә зур игътибар бирәсез...

Ф.Җ.: Гаилә белән ял итү лагере әниләргә медицина ярдәме күрсәтүдән башланып киткән иде. Аннан соң әниләр бәбиләре белән килде. Монда медицина ярдәме дә алдылар, Коръән дә укырга өйрәнделәр, дога да кылдылар, вәгазьләр дә тыңладылар. Шулай итеп, беренче адымнар ясалды. Мондый лагерь кирәк инде ул, кайсысы – әнисе, кайсысы әбисе белән килә. Хәзер бит яшьләрне әзерләргә тырышалар. Яшь аналар баланы тәрбияләү турында күп уйланалар. Дөрес тәрбияләүгә омтылыш зур.
Шуңа күрә дә без быел авыл балалары өчен оештырылган лагерьга да үзебезнең авыл балалары гына йөрмәде, күрше авылдан да килделәр. Расписание буенча бик ныклап укыттык, тик берсе дә ташламады. Актыктан җомга көнне олы бер бәйрәм оештырдык. Кем нинди сурәләр ятлаган, Пәйгамбәрләр турында ниләр белә – шуны күрсәттеләр.
Аннан алда июнь башыннан мәктәп белән берлектә оештырылган лагерь узды. Анысын быел тугызынчы тапкыр оештырдык. Ашату-эчертү, төп ял итү чаралары мәктәптә бара, ә мин әдәп-әхлак дәресләре белән керәм. Ата-анага, бер-береңә, күршеләргә, укытучыларга карата мөгамәлә, өстәл артында үзеңне тоту кагыйдәләре, физика-математика дәресләре ни өчен кирәк – менә шуларны сөйлим. Укытучылар мине кат-кат чакырып алалар. Бу балалар безнең Өркеш авылы Мәдинә мәхәлләсендәге мәдрәсәгә экскурсия оештыралар. Безнең шактый бай музеебыз бар. Монда көнкүреш, тарихи, сугыш ветераннарына багышланган экспозицияләр корылган, борынгы Коръән китаплары музее да эшли.

Кызлар өчен лагерь оештырганда торак, хәләл ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Ф.Җ.: Әлхәмдүллилләх, сез бик әһәмиятле сорау бирдегез. Чыннан да, торак һәм ашату-эчертү - бик олы эш. Кызларга гына түгел, көндезге лагерьларга да ашату бик күп кирәк. Көненә 4-5 тапкыр ашату зарур. Без моңа кыштан бирле әзерләнәбез. Минем бик тә Казандагы Гадел мәчете җәмәгате турында әйтеп китәсем килә. Ул безнең эштә аерым урын алып тора. Мин үзем Гадел мәчетендә укытам. Безгә анда эшләүче абыстайлар, спонсорыбыз Руфия ханым матди яктан искиткеч зур ярдәм күрсәтә. Бу лагерьларны безнең гаилә генә күтәрә алмас иде. Бу - бит безнең гаилә мәдрәсәсе генә. Без Корбан гаете вакытында корбанлыклар чалабыз, аны лагерьга кадәр суыткычларда саклыйбыз. Ризыклар белән Гадел мәчете дә булыша. Шәкертләрне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсеннән бирәләр. Аллаһы Тәгалә тиешле җиренә мөмкинлекләрне үзе җибәрә.
Без башта укуларны авылның башлангыч мәктәбендә генә башлап җибәргән идек. Аннан акрынлап мәдрәсә салынды. Хәзер инде безнең махсус йокы бүлмәләре,чиста агачтан эшләнгән кроватьларыбыз, урын-җирләребез бар.
Юыну өчен мунчабыз да бар. Авылча гына итеп булса да, кызлар өчен капланган юыну урыннары да көйләнгән, тәхарәт алырга да мөмкинлекләр бар.

Фәния апа, җәйге мөселман лагерьларын оештыручы тәҗрибәле кеше буларак, сез яңы гына бу эшкә тотынучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Ф.Җ.: Тәвәккәллек кирәк. Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләгә тәвәккәллек итеп, юл күрсәтүне сорап, намазын укып сораса, Аллаһы Тәгалә бер юлга чыгара. Безнең дә андый тәҗрибәбез юк иде. Бер-беребезгә киңәш биреп, акрынлап башлап җибәрдек. Аннан гел киңәшләшеп торырга кирәк. Минем теләгемне гаиләм күтәреп алды, алар бик зур ярдәм күрсәтә. Монда берүзең генә берни дә эшли алмыйсың. Ирем Рәшит – төп алып баручы, бу эшне шушы авылда яшәүче энем Зөфәр, аның гаиләсенә, киявебез Даниярга таянып башладык. Сеңлем Әлфия дә зур өлеш кертә. Мәдрәсә салабыз диюгә, туганнан туганнарым кайтып, нигез казый башлады. Бик күркәм минем туганнарым. Барысы да шушы юлда, әлхәмдүлилләх. Гадел мәчете, Кукмара мөхтәсибәте, күрше авыл имамнары да гел ярдәм итеп тора. Без, яшьләр югалып калмасын, аларга аз гына булса да ярдәмебез тисен өчен, Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләдән хак юллар сорый-сорый эшлибез.


Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА

news_right_1
news_right_2
news_bot