news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шенол ДЕМИРӨЗ

“Дөньяның киләчәге төркиләрдә”

“Дөньяның киләчәге төркиләрдә”

1996 - 2004 еллар арасын Татарстан белән Төркия мәдәни багланышларының чәчәк аткан чоры дисәк, ялгыш булмастыр, мөгаен. Әлеге вакыт эчендә Татарстаннан Истанбулга күп санлы сәнгать әһелләре, иҗат төркемнәре агылды. Алар төрки җөмһуриятләрнең кино көннәре, театр фестивале, опера атналыгы кебек чараларда Татарстан мәдәниятен таныттылар. Истанбул шәһәре муниципалитеты Мәдәният эшләре бүлеге оештырган бу форумнарга Татарстан дәүләт курчак театры, Татарстан телерадиокомпаниясе оркестры, дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, “Бәхетле балачак” балалар сәнгать төркеме кебек республикабызның йөзек кашы булган коллективлар чакырылды. Борынгы Истанбул каласының иң абруйлы мәдәният йортлары сәхнәләрендә Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина, Лидия Әхмәтова, Мингол Галиев, Венера Ганиева кебек мәшһүр сәнгать әһелләребез милли моңнарыбызны яңгыратты.
2001 елның апрель аенда оештырылган “Татарстан мәдәнияте көннәре” үзе бер онытылмаслык зур чара булып үтте. Атна буе шәһәрнең төрле мәдәният мәркәзләрендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертлары, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры сәхнәләштергән спектакльләр куелды. Бу ике коллектив артистлары һәм җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов катнашуындагы гала-концерт татар милли сәнгатен тамашачыларга бөтен күркәмлеге белән җиткерде. Истанбул кинозалларында Татарстан режиссерларының 10га якын документаль фильмнары күрсәтелде. Камил Монасыйпов җитәкчелегендәге кыллы уен кораллары төркеменең концерты зур игътибар яулады. Гармунчы Ринат Вәлиевнең Византия чорыннан калган тарихи җир асты сусаклагычы “Йерәбатан сарныҗы” сәхнәсеннән яңгыраткан тальян һәм курай моңнарын әле һаман сагынып искә алалар. “Татарстан мәдәнияте көннәре” кысаларында оештырылган рәссамнәр күргәзмәсен дә телгә алмый мөмкин түгел. Татарстан мәдәнияте төрек халкына шулай ук татар әдәбияты, музыкасы, рәсем, кул эшләре, кино сәнгате белән бәйле үткәрелгән панельләр аркылы да югары дәрәҗәдә танытылды. Мондый киң колачлы чара ул көнгә кадәр дә, бүген дә бүтән беркайда уздырылмады.
Моннан тыш Татарстан сәнгать һәм әдәбият әһелләре катнашында “Халыкара дини музыка фестивале”, “Төрки дөньясы шагыйрьләре очрашуы”, “Төрки халыкларның хәзерге чор әдәбияты көннәре” кебек игътибарга лаек зур чаралар үткәрелде. Аларның идея авторы - Истанбул шәһәре муниципалитеты Мәдәният эшләре бүлеге мөдире Шенол Демирөз иде. Ул 2004 елда Төркия дәүләт телерадио корылышы - “ТРТ”нең генераль директоры вазыйфасына китерелде. Шенол әфәнде яңа эшендә дә төрки халыклар мәнфәгате турында кайгыртуын дәвам итте. Аның хәерхакы белән Төркия дәүләт телевидение каналларында Исмәгыйл Гаспралы, кырым татарлары тарихы хакында документаль фильмнар күрсәтелде. Башкалабыз Казанның 1000 еллыгы уңаеннан “Казан – Иделнең энҗесе” дигән махсус тапшыру әзерләнде. Бу олуг юбилейны урынында төшереп, Төркия халкына җиткерү өчен “ТРТ” хәбәрләр редакциясе төркеме 2005 елның август ахырында махсус Татарстанга юлланды. Шенол Демирөз “1000 еллык Казан” исемле тарихи документаль фильм төшерү тәкъдимен хуплап, имзасын куйды. Әлеге проект журналистлар Нуртән Бөекҗивәләк белән Рушания Алтай тарафыннан эшләнеп, Төркия дәүләт телевидение каналларыннан тамашачыга иреште. “ТРТ” мөдире Шенол бәй Төркиянең күренекле журналисты Бану Аварны Казанга иҗади командировкага җибәрде. Бану ханым илбашыбыз Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корып, Татарстанның Ауразиядә тоткан урыны турында “Чикләр арасында” дигән сәяси тапшыру әзерләде. Ә иң мөһиме, Шенол Демирөз Төркия җөмһурияте корылышына хезмәт куйган, Мостафа Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчеләре булган Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал һәм тарихчы Зәки Вәлиди Тоган турында документаль фильм төшерүгә, җитәкче буларак, үзенең хәер-фатихасын бирде. Төркия телерадио корылышы тарихында, ни кызганыч, әлеге шәхесләрнең тормышлары һәм эшчәнлекләре һич яктыртылмаган. Һәм бу идея 20 елга якын кире этәрелеп килгән. Моннан ике ел элек “ТРТ2” экраннарыннан күрсәтелгән II Дөнья сугышында алманнарга әсир төшкән төрки халыкларның тетрәндергеч язмышын тасвирлаучы “Алман хаҗы белән кызыл йолдыз арасында” документаль фильмы белән Литва, Польша, Эстония, Финляндия татарлары турындагы тапшырулар да дөнья күрмәгән булыр иде кебек, әгәр Шенол Демирөз вакытында бу проектларны имзаламаган булса.
Берничә еллык тынлыктан соң бүген янә Истанбул мэриясе Татарстан мәдәниятен танытуга өлеш кертә башлады. Моның нигезендә Шенол бәйнең гайрәте ята.
Шенол Дәмирөз бүген инде лаеклы ялда. Тик ул кул кушырып утырмый. Янә төрки халыклар белән бәйле фильм һәм китап өстендә эшли.
Үзе белән бер әңгәмә оештырырга ниятләп йөргән көннәрдә, мин аны көтмәгәндә бер тантанада очраттым. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигән бит мәкаль. Бер–беребезне шундук таныдык һәм әңгәмә корып җибәрдек. Шенол Дәмирөз сорауларыма ихластан җавап бирде.

Р.А.:Төркиядә яшәүче татарлар Сезне 1994 елдан соң таный башладылар. Сез Төркиядә ул көнгә кадәр оештырылмаган төрки халыклар кино көннәре, әдәбият атналыгы, театр фестивале кебек күп санлы чаралар үткәрдегез. Сезнең төрки халыкларга игътибарыгызның сәбәбе нидә?

Ш.Д.:Җир йөзендә төрки халыклар бик киң географиядә урын алганнар. 100 елдан артык алар төрле сәбәпләр аркасында бер–берләре белән аралашмас дәрәҗәгә җиткәннәр. Бер–берләрен танымыйлар. Дөнья илләре аларның бергә җыелганда зур көч тәшкил итәчәкләрен белә һәм моннан шүрлиләр. Шуңа күрә, алар киләчәккә планнарын, проектларын төрки халыкларны кысу юнәлешендә әзерлиләр. Үзебезне күрәләтә упкынга атуның мәгънәсен күрмим. Төрки халыклар берләшеп, дөнья сәясәт мәйданында бер көч була алырлык бәяләп бетергесез асыл сыйфатларга ия. Үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру иң әүвәл бербереңне танудан башлана бит. Ә танышуда, якынлашуда мәдәният, сәнгать гаять зур роль уйный. Мин сәнгать әһелләрен, әдәбиятчыларны, фикер ияләрен уй-төшенчәләрне халыкларга ирештерүче, җәмгыятьләрне әйдәүче, милләтләренең киләчәген әзерләүче итеп күрәм. Бу нисбәттән, Истанбул кебек 3 дәү империянең башкаласы булган тарихи шәһәрдә төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен танытуны үземнең милли вазыйфам итеп кабул итәм. Истанбул – шәрык белән гарекъ арасында бер күпер, төрки милләтләр сәнгатенең биредә тәкъдир ителүе, төрки дөнья мәдәниятенең Аурупага да танытылуы дигән сүз.
Төркиләр ерак гасырлардан бирле дөньяда алдынгы халык булып торганнар, гаделлеккә, пакълеккә һәм эшсөючәнлеккә корылган яшәү фәлсәфәсе аларны көчле кылган. Шанлы дәүләтләр корганнар. Бүген исә Аурупалылар аларны мескен халык итеп күрсәтергә омтыла.. Төрки халыкларның югары мәдәниятләрен, сәнгатләрен бу күпердә очраштыруым очраклы түгел. Аларга берберсен танырга, үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштырып, киләчәктә кулга-кул тотышып яшәү өчен форсат бирергә тырыштым.

Р.А.: Бу төрки халыклар арасында татар мәдәниятенә аеруча игътибар бирелде кебек? 2001 елда оештырылган Татарстан мәдәнияте көннәре дөньяда башка бер илдә дә болай зурлап, киң масштабта уздырылмагандыр?

Ш.Д.:Татарстан минем күңелдә аеры урын били. Татар милләте тарихка тирән эз калдырган көчле, зур дәүләтләр корган халык. Тарихтан без аларны Болгар төрекләре дип беләбез, “татар” сүзенең аларга ничек тагылганы турында да хәбәрдар без. Казан шәһәре борынгы мәдәниятнең, сәнгатьнең мәркәзе булып торган. Хәтта Мәскәү Кремле дә Казанныкыннан үрнәк алып җиткерелгән. Димәк, тирә-як халыкларның игътибарын җәлеп итәрлек, аларга өлге булырлык сыйфатларга ия булган татарлар. Алар наданлыкны борынгыдан бирле кабул итмәгәннәр, белем алуны, өйрәнүне алшарт итеп куйганнар. Бу милләттән зур галимнәр чыккан. Шуңа да Казан гасырлар буе белем мәркәзе булуын дәвам итә.
Госманлы дәүләте җимерелгәч, Казан якларыннан килгән укымышлылар яңа Төркия җөмһуриятенең шәкел алуына, дәүләтнең сәясәси юнәлешенә, белем-фән-мәгариф өлкәсенең нигезен булдыруга зур өлеш керткәннәр. Тик, аяныч, Төркиядә боларны белүчеләр бик аз. Бүген дә төрек туфракларында күп санлы татарлар гомер итә. Алар инде Төркия ватандашы. Анадолуда (Анатолияда) яшәүче төрекләр, билгеле территорияләрдә татарларны якыннан таный, хәтта үзара кыз алып, кыз биреп туганлашканнар. Нәтиҗәдә, татарлар безгә беркайчан чит кавем булмады. Аларга карата аеруча якынлыгыбыз, мәхәббәтебез бар. Менә шундый милләтнең бай мәдәниятен кулдан килгәнчә танытырга тырышуым юкка түгел. Һәркемгә мәгълүм: Татарстан сәнгать әһелләре дөнья күләмендә исемнәре яңгырарлык талантка ия. Бигрәк тә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры коллективы, Г.Камал исемендәге академия театры чын профессиональләр җитештереп, халыкка хезмәт итү юлында зур уңышларга ирешкәннәр. Болар тышында, кайсы гына сәнгать оешмасына тукталма, һәр кайсының эшчәнлек җимеше - шаһәсәр (шедевр). Аеры музыкантларның, җырчыларның, артистларның осталыкларына тел тидерерлек түгел, барысы да һөнәри белемле, үз эшенең әһеле. Татарстан сәнгатьчеләре мәдәни җәүһәрләрен дөньяның теләсә нинди өлкәсендә иң югары кимәлдә тәмсил итәләр. Истанбулда уздырылган театр фестивалендә Г.Камал театры ”Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән чараның иң яхшы сәнгать коллективы булып кабул ителгән иде.

Р.А.: Истанбулга коллективларны яки сәнгать әһелләрен баштан ук танып чакыра идегезме, әллә мәдәният министрлыгы тәкъдим иткәннәр килә идеме?

Ш.Д.: Миңа бөтен төрки дөнья буйлап сәяхәт итәргә туры килде. Чара оештырырга карар бирелгәч, мин ул өлкәләргә барып, тиешле органнарның җаваплы кешеләре, сәнгать коллективлары яки сәнгать әһлләре белән шәхсән таныша идем. Аларның чыгышларын сәхнәдә карап, бәяләп, чакырып-чакырмауга карар бирә идем. Чөнки мин Истанбул тамашачысының зәвыгын исәпкә алырга бурычлы. Ә ул тамашачыны мин яхшы таныйм, аның нәрсә көткәнен беләм.

Р.А.:Шенол бәй, гадәттә, чаралар узганнан соң төрле фикерләр ишетергә туры килә. Төркия халкы төрки җөмһуриятләр белән бәйле мондый фестивальләрне, мәдәни чараларны ничек кабул итте? Матбугатта тиешле дәрәҗәдә яктыртылдымы?

Ш.Д.: Рушания ханым, моны Сез дә беләсез, Төркиядә халыклар фикер йөртү ягыннан төрле төркемнәргә бүленгәннәр. Кайберәүләр көнбатыш дөньясына, көнбатыш мәдәниятенә мөкиббән, үз халкының милли мәдәниятен я белми, я чит күрә. Көнбатыш мәдәниятенең йогынтысы астында яшәүчеләр төрки дөньяны танымыйлар, аларның мәдәни мирасларын белергә дә теләмиләр. Алар - асыл мәдәниятләреннән кубып, милли үзенчәлекләрен югалткан, Аурупа мәдәнияте белән яшәүне идеология хәленә китергән кешеләр. Сан ягыннан аз булсалар да, кулларында “матбугат” дигән көчне тоталар. Шунлыктан безнең чаралар Төркиянең кайбер эре матбугатларында, мәгълүмат чараларында я бөтенләй яктыртылмады яки: “Болар нишләргә җыена?”- дигән кебек язылды. Мәдәният, сәнгать белән генә шөгыльләнсәк тә, сәясәт якага ябыша. Чорыбызда империалист көчләр безнең кебек илләрнең матбугатын, радио-телевидение каналларын үз хакимияте астына алып, сафларын тулыландыру ягын кайгырталар. Көнбатыш илләре мәнфәгатьләренә туры килеп бетмәгән вакыйгаларның әһәмиятен матбугат органнары аркылы төссезләндерергә омтылалар. Шунлыктан, кайбер матбугат органнары көнбатыш илләре сәясәте файдасы өчен хезмәт итә, төркилек, мөселманлык мәсьәләләренә я битараф, яки каршы гамәлләр белән җавап бирә.
Ләкин Аурупа илләре үзләрендәге кайбер проблемаларны онытып җибәрәләр. Белгәнегезчә, ул илләр карт-коры җәмгыятьләре булып бара, гаилә дигән төшенчәнең әһәмияте юкка чыккан, никахсыз ирле-хатынлылык киң таралган, туучыларның саны үлүчеләргә караганда күпкә ким. 50 елдан соң көнбатыш илләренең киләчәген күрү мөмкин түгел. Бүгенгә әле алар чит илләрдән күченеп килгән кешеләр хисабына халык булып торалар. Ләкин төрки халыклар күпләп урын алган Ауразия географиясенә күз салсагыз, бөтенләй икенче төр мохит күрерсез. Ауразиянең озын киләчәге бар. Анда гореф-гадәтләргә бәйлелек, ныклы гаилә структурасы, демографик үсеш, канәгатьләндереләсе ихтыяҗлар күзәтелә. АКШ, Япония, Кытай кебек илләр киләчәккә планнарын күптән инде Ауразиягә юнәлдергәннәр. Безгә, төркиләргә дә, уянырга вакыт, актив киләчәгебезнең борын төбендә торганын онытмаска, “бер йодрык” булып берләшергә кирәк. Менә бу идеологияне үзләштергән кешеләр төрки халыклар белән бәйле бер генә чарабызга да килми калмадылар. Залларны алар тутырды.

Р.А.: Ә Төркия дәүләте төрки җөмһуриятләргә нинди карашта тора соң?

Ш.Д.: Дәүләт җитәкчелеге арасында да төрле төркемнәр бар. Төрек дөньясыннан мөмкин булганча ерак торырга тырышучы, муеннары АКШ яки Аурупа илләренә борылган кешеләр булган кебек, төрки дөньясының әһәмиятен аңлаучы интеллектуальләребез, сәясәтчеләребез дә шактый. Мәгълүм булганча, Төркия хөкүмәте һәм дәүләте сәяси партияләр белән идарә ителә, шунлыктан хакимияткә нинди партиянең килүе бик мөһим. Ләкин, ни генә булмасын, дәүләтебезнең Милли куркынычсызлык идарәсе кебек органнарыбыз билгеле урында тиешле карарлар чыгара ала. Әлеге корылышның эшчәнлек карарлары арасындагы берничә матдәдә Төркиянең төрки дәүләтләр белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга, алар белән хезмәттәшлек итәргә тиешлеге белдерелә.

Р.А.: Төрки җөмһүриятләрдә мәдәният, сәнгать, әдәбият, фән тармакларында Сезне нинди күренешләр борчуга салды?

Ш.Д.:Аларда мәдәният, сәнгать югары ноктада. Моны инкарь итү урынсыз. Ләкин сәнгатьнең кайбер тармакларына тиешле игътибар бирелмәгәнлеге шәйләнә. Моннан 10-15 ел элек консерваторияләрнең, опера һәм балет театрларының көч-хәл белән аякта торганнарын күреп йөрәк әрнеде. Сәнгать әһелләре гаять авыр шартларда иҗат итәләр иде, алар ул чорда үз сәнгатьләрен яшәтеп калыр өчен ифрат зур фидакарьлекләрдә булындылар, дип саныйм.
Бу җөмһуриятләрнең барысында да уртак проблема - кино сәнгатенең тиешле югарылыкта булмавы. Әлбәттә, моның сәбәпләре күп төрле. Беренчедән, Советлар Берлеге таркалганнан соң финанс мәсьәләләренең җайга салынмавы булса, икенчедән, дәүләт җитәкчеләренең бу аланга әһәмият бирмәүләре. Бу мәсьәләдә стратегик хата бар. Ә бит төрки җөмһуриятләрнең барысында да диярлек кино сәнгате ныклы нигез өстендә тора. 21 гасырда кинематографиядән берничек тә баш тартырга, аны икенче планга калдырырга ярамый. Ул – теге яки бу халыкның тормыш көзгесе. Аның аркылы тарихны аңлатырга була, гореф-гадәтләр, мәдәният, сәнгатьне чагылдырырга мөмкин, яшәү фәлсәфәсен, әдәбиятны, хәтта сәясәтне дә бәян итәргә була. Карагыз, АКШ дөньяга үз мәдәниятен фильмнары аша сеңдереп азаплана. Уңышка ирешми дисезме? Яшьләр америкалыларның яшәү рәвеше йогынтысы астында үсә. Кино сәнгатенең тәэсире әнә ничек көчле! Нигә әле төрки халыклар бу сектордан читтә калырга тиеш?! Шундый чорда яшибез ки, милләтләр, халыклар берберләрен сәнгатькарьләр аркылы таныйлар, шуңа күрә мәдәниятебезне саклау, үзебезне таныту, милләтебезгә хөрмәт уяту өчен талантларны үстерүгә зур игътибар, көч бирергә кирәк. “Кыргызстан” дигәч, ирексездән күз алдына Чыңгыз Айтматов килә, яки “Чыңгыз Айтматов” дигәч, Кыргызстан турында уйлыйбыз. Бу - ул әдәбиятчының бөеклеген аңлата. Чыңгыз Айтматов, бер язучы буларак, үзенең кечкенә генә илен, милләтен дөньяга таныткан шәхес. Ул Кыргызстан байрагын иң югары ноктада җилфердәтә.

Р.А.: Шенол бәй, бу кызыклы әңгәмәнең ахырында Сезгә соңгы сорау: татар халкына нинди теләктә каласыз?

Ш.Д.:Бүгенге чорда үз мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын саклап кала алган милләтләр генә яшәүләрен дәвам итә алалар. Глобальләшеп бара торган бу җир йөзендә дөнья ватандашы булсагыз, кемлегегезне, үз төсегезне, характерыгызны югалтырсыз. Бу - гомумстратегик һәм социаль чынбарлык. Шуңа күрә, татар халкы мәдәни җәүһәрләрен күз карасы кебек сакласын, үз милләтенә үзе хуҗа була күрсен. Маңкортлык чире аларны урап узсын!

Р.А.: Әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт! Теләкләрегезгә “Амин!” дияргә генә кала.

Әңгәмәдәш – Рушания АЛТАЙ
Истанбул, Төркия


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100