news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай делегациясе Наро-Фоминск шәһәрендә хезмәт итүче район егетләре янында булды

Килешү төзегәннән соң район егетләре элиталы дивизиягә максатчан тәртиптә ашыгыч хезмәткә чакырыла.

Чистай делегациясе Наро-Фоминск шәһәрендә хезмәт итүче район егетләре янында булды
http://chistopol-rt.ru/

(Чистай, 27 июнь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәрләрен тугандаш шәһәрләр дисәң дә була. Бүгенге көндә Кантемир дивизиясендә Чистайдан 17 егет хезмәт итә.

Традиция буенча Чистай районы делегациясе ел саен Наро-Фомискидагы элиталы хәрби частьта хезмәт итүче якташ солдатлар янында булып кайта. Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә делегация Мәскәү өлкәсенә Наро-Фоминск шәһәр округы көненә һәм хәрби дан шәһәре оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килде.

Шушы вакыттан башлап Чистай районы һәм Кантемир гвардия танк дивизиясе арасында ныклы дуслык җепләре урнашты. Килешү төзегәннән соң район егетләре элиталы дивизиягә максатчан тәртиптә ашыгыч хезмәткә чакырыла.

Муниципаль хакимият вәкилләре һәм солдат әниләре әлеге чарада катнашты. Быел ике солдат әнисенә үз балаларын хезмәт урынында күрү бәхете елмайды. Чистай егетләре өчен татар ашлары көне үткәрү традициягә әверелде. Барлык хезмәт итүче солдатларны полкның бер ашханәсенә җыйдылар. Солдатларны татар халык ризыклары белән сыйладылар.

Солдатлар үзләренең туган яклары, якыннары, дуслары турында сөйләделәр. Ә делегация әгъзалары туган шәһәребездәге яңалыклар белән уртаклаштылар.

Бүләк сыйфатында солдатларга Татарстанда һәм Чистайда җитештерелгән тәм-том пакетлары тараттылар. Ә аннары дивизия ансамбле катнашында бәйрәм концерты булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100