news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында чәй җитештерәләр һәм күпләп сатуга чыгарырга планлаштыралар

Саба чәе яфракларны әчетеп һәм киптереп ясала.

Саба районында чәй җитештерәләр һәм күпләп сатуга чыгарырга планлаштыралар
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Саба районында урнашкан Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында күпләп сатуга чәй җитештерергә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» журналистына бакча директоры Гөлгенә Зөбәерова хәбәр итте.

Дендрология бакчасында чәй цехы 2018 елның 4 гыйнварында ачылган.

«Монда без унике төрле чималдан чәй ясыйбыз. Алмагач, карлыган, груша, чикләвек куагы, каен җиләге, кура җиләге, кара бөрлегән — менә шуларның яфракларын әчетеп чай ясыйбыз. Өстәмә тагын унөч төрле үләнне киптерәбез, алары инде тимьян, чамбыр, лаванда, шалфей, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә һ.б.», — диде Гөлгенә Зөбәерова.

«Болар бездә әзер чәй булып чыга. Бөтенесе дә кеше кулы белән эшләнә. Компонентларны бутамыйбыз, һәрберсе аерым-аерым пачкада була. Кешеләр шуларның берничә төрен ала да, тәмнәренә карап, үзләре куша һәм шулай куллана, — дип аңлатты ул.

Хәзер әлеге чәйләр Саба районының Лесхоз кибетендә генә сатыла. «Бөтен нәрсәне кулдан эшлибез, бик вак эш бит, күпләп ясап булмый. Өстәмә көчләр һәм җиһазлар булса, бәлки күп итеп чәй чыгарыр идек», — диде дендрология бакчасы директоры.

Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында, Саба районының дендрология бакчасыннан репортажда укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100