Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Уңайлы мохит” программасы буенча башкарыласы эшләр тулаем тормышка ашырылган
Хәзерге вакытта янга калдырылган акчаны тиешле эшләргә җәлеп итәләр
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә уңайлы мохит республика программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә булып узды. Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова катнашты.
Киңәшмәгә республиканың Көньяк-көнчыгышында урнашкан 7 район вәкилләре чакырылган иде. Алар катнашында 2011 һәм 2012 елларда социаль объектларны уңайлы мохит элементлары белән тәэмин итү проблемалары хакында сөйләшенде. Ирина Просвирякова һәр подрядчы белән аерым сөйләшеп чыкты.
Әлмәттә, тулаем алганда, планлаштырылган эшләр башкарылган диярлек. Хәзерге вакытта янга калдырылган акчаны тиешле эшләргә бүлү буенча эш алып барыла, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз