news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Телләр турындагы законны тормышка ашыру өчен яңа программа эшләргә тәкъдим ителә
Татарстан парламенты телләрне саклау нисбәтеннән махсус карар кабул итте
Скопировать ссылку
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының 39 нче утырышында “ТР дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы һәм 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүматы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгыш ясады.
Фикер алышулардан соң ТР Дәүләт Советы бу мәгълүмат буенча карар кабул итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген күтәрелгән мәсьәләнең уйга салуын һәм аның бик тә гади булмавын билгеләп үтте.
Спикер бүген фикер алышулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне, республикадагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Телләр турындагы законны тормышка ашыру буенча программаның яңа редакциясен эшләргә тәкъдим итте. Әлеге программаны Хөкүмәткә агымдагы елның 1 нче октябренә кадәр эшләп кертергә киңәш ителде. Ф. Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге программа чынбарлыкны чагылдырырга һәм татар, рус телләрен өйрәнүгә этәргеч бирергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot