news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда Чыңгыз Айтматовны хөрмәтләп искә алалар
Кыргыз халкының асыл улы, күренекле әдип Чыңгыз Айтматовның вафаты уңаеннан, Башкортстан матубгат басмалары төрле шәхесләрнең хатирәләрен урнаштыра
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кыргыз халкының асыл улы, күренекле әдип Чыңгыз Айтматовның вафаты уңаеннан, Башкортстан матубгат басмалары төрле шәхесләрнең хатирәләрен урнаштыра.
Республикада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы да үзенең чираттагы санында бөек язучыга багышланган өч язманы бастырган. Танылган мөгаллим, филология фәннәре кандидаты Сәгыйдулла Хафизов “Кабатланмас заманның бөек улы” дип исемләнгән язмасында Чыңгыз Айтматовның талантлы иҗатына күзәтү ясый, үзенең кызыклы фикерләре белән уртаклаша. Атаклы язучының әнисе, татар кызы Нәгыймә Хаҗи кызы хакында да мәгълүмат бирә автор.
Газетадагы икенче язманы танылган шагыйрь Равил Шаммас әзерләгән. Аның мәкаләсе “Мин татарча аңлыйм, диде Чыңгыз абый” дип атала. Автор Переделкинодагы иҗат йортында Башкортстан әдипләренең һәм шул исәптән үзенең дә Чыңгыз Айтматов белән кызыклы очрашулары, мәҗлес артында ихлас аралашулары, әдәбият, иҗат турында фикер алышулары хакында җылы хатирәләре белән уртаклаша.
Уфадан Ирек Хәбибуллин дигән автор да үзенең Кыргызстанда эшләгән елларында Чыңгыз Айтматовның тормышы, аның Бишкәктәге (элекке Фрунзе шәһәре) терлекчелек фәнни-тикшеренү иниститутының кече гыйльми хезмәткәре булып эшләгән чоры хакында мәгълүматларын яза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot