news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Академик Мансур Хәсәнов Татарстан орденына лаек булды

Академик Мансур Хәсәнов Татарстан орденына лаек булды

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 25 июньдә әдәбият галиме, дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы һәм президенты Мансур Хәсәновка 75 яшь тулды. Бүген ул үзенең эш урынында котлаулар кабул итә. Ә иртәгә аңа Казан дәүләт университетының актлар залында тантаналы рәвештә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» дигән орден тапшырылачак.

Бу орден Татарстанда әле икенче кешегә генә бирелә. Аның беренчесе белән танылган җырчы Илһам Шакиров 70 еллык юбилее уңаеннан бүләкләнгән иде.

Мансур Хәсәнов бу олы бүләккә үзенең республика мәдәнияте һәм фәне өлкәсендәге күпьеллык хезмәте белән лаек булды. Ул 1961-1971нче елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире, 1977-1992нче елларда Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары булып эшли. 1992нче елдан бүгенге көнгә кадәр М.Хәсәнов Татарстан Фәннәр академиясе президенты һәм Татар энциклопедиясе институты директоры вазифасын үти.

Аның фәнни эшчәнлеге татар әдәбиятының үсешен өйрәнүгә багышланган. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның әдәби мирасын барлау һәм өйрәнү Мансур Хәсәновның иҗатында аерым урын алып тора. Галимнең милли сәнгать һәм мәдәниятебезнең күренекле әһелләре турында да фәнни хезмәтләре басылып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100