news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә Татарстан Дәүләт архивының күчмә күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тәтештә Татарстан Дәүләт архивының күчмә күргәзмәсе ачылды
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 27 май, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Шушы көннәрдә Тәтеш районы мәдәният йортында Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге баш архивчысы Павел Майоров Бөек Ватан сугышы турында архив документларының экспозицион күргәзмә материалы белән таныштырды.

Күргәзмә 31 майга кадәр эшләячәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot