news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга әзер

Инициативаны карарга әзер булу ведомство аның белән «потенциаль рәвештә килешә» дигән сүз түгел әле, диде Антон Котяков.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимне өйрәнергә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, министрлык ведомствога килгән барлык инициативаларны да тикшерә.

«Дүрт көнлек эш атнасына күчү турында тәкъдим килсә, аның хакында фикер алышачакбыз. Әгәр социаль партнер шундый инициатива белән чыга икән, без аны кире кага алмыйбыз», - дип белдерде Котяков.

Министр тәкъдимнең үзен шәрехләүне кирәк дип тапмады. Ул билгеләп үткәнчә, инициативаны карарга әзер булу ведомство аның белән «потенциаль рәвештә килешә» дигән сүз түгел әле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100