news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Бастрыкинның Казан мәктәбе фаҗигасе сәбәпләре турында сүзләренә аңлатма бирде

Россия Президенты матбугат секретаре җаваплылык дәрәҗәсен тикшерү материалларына нигезләнеп, суд кына билгели алганлыгын искәртте.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). RТ басмасы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинның Казандагы 175нче  гимназиядә ата-аналарның сак өчен түләүдән баш тартуы фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин, дигән сүзләренә җавап бирде.

Россия Президенты матбугат секретаре җаваплылык дәрәҗәсен әле алып барыла торган тикшерү материалларына нигезләнеп, суд кына билгели алганлыгын искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» Александр Бастрыкинның Казанның 175нче гимназиясе укучылары ата-аналарының сак өчен түләүдән баш тартуы фаҗига сәбәпләренең берсе дип атаган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100