Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә шәһәренең тернәкләндерү үзәгендә тантаналы рәвештә яңартылган бүлмәләр ачылды
Әлеге оешмага Минзәлә эшмәкәрләре дә һәрдаим ярдәм итеп тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Минзәлә, 27 май, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дифиза Нуриева). Минзәлә шәһәренең «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тантаналы рәвештә ремонттан соң галотерапия һәм сәламәтлекләре чикле балалар шөгыльләнү өчен һөнәри ориентлашу блогын — столяр цехын һәм рәсем ясау бүлмәсен ачу узды.
Әлеге бүлмәләр «Любящие сердца» инициатив группасының «Мир без границ» җәмәгатьчелек проекты ярдәмендә яңартылды. Поректның актив вәкиле, минзәләле Светлана Степанова әлеге хәйрия эшен башлап йөрүчеләрнең берсе.
«Хәйриячелек ул, иң беренче чиратта үзеңә бирү дигән сүз. Кешеләргә ярдәм күрсәткәч, хәйриялек иткәч, соңыннан үзеңә яхшылыкның, яки башка нәрсәләрнең кире кайтканын сизә башлыйсың. Реабилитацион үзәктә әлеге ремонт ясау проекты раслангач, бик күп кешеләр хәйриягә кушылдылар, хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә ярдәм иттеләр. Аларның һәрберсенә рәхмәтлемен», — ди Светлана Степанова.
Чарада катнашкан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да инициатив төркемгә рәхмәтен белдерде. Үзәк директоры Елена Сысоева әлеге инициатив төркемнең эшчәнлеген бәяләп бетергесез дип ассызыклады:
Әлеге оешмага Минзәлә эшмәкәрләре дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Кунаклар үзәк коллективының күләгә куеп әзерләгән театрын, концерт номерын, балаларның кул эшләнмәләрен һәм реконструкция ясалган бүлмәләрне хозурланып карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз