news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда депутатлар урамга Бөек Ватан Сугышы Герое Нурми Шәрипов исемен бирде

Бүген шәһәр Советы сессиясендә Чаллы депутатлары дүрт урам исемен раслады.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген шәһәр Советы сессиясендә Чаллы депутатлары дүрт урам исемен раслады. Шуларның берсе Бөек Ватан Сугышы Герое Нурми Шәрипов хөрмәтенә аталды.

Советлар Союзы Герое исемен алган урам Чаллы һәм Тукай районы арасындагы чик буе территориясендә, Зур Шилнә бистәсендә урнашкан.

Тукай районында туып-үскән Нурми Шәрипов 1944 елда Львов янында кылган батырлыгы белән билгеле. Ул Банюнин авылы янында барган сугышта беренче булып дошман траншеясына бәреп керә, пулеметны туктата һәм дошман офицерын әсирлеккә ала.

«Тел» белән разведка төркеме киткәндә ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан сакларга кала. Дошманнан яулап алган пулеметтан соңгы патронга кадәр ут ача, аннары граната белән үзен һәм аны чолгап алган дошманнарны шартлата. Сугыш барган урында җирләнә.

Әпсәләмов проспектыннан соң, шәхси секторда, 63нче һәм 65нче микрорайоннарда урнашкан Чаллының тагын өч урамы исемнәр алды. Алар Башаклы, Икенче Башаклы һәм Өченче Башаклы дип атала башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100