news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Covid-19 йоктырган мәчене өйдә карантинга урнаштырганнар

Россельхознадзорда әйтүләренчә, коронавирус йорт хайваннарыннан кешегә йокмый.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә өйдә яши торган мәчедә коронавирус инфекциясе булуын ачыклаганнар. Бу хакта Россельхознадзорга сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

5 яшьлек песинең хуҗасы Covid-19 инфекциясенә тест үткәрү максаты белән «Хайваннар өчен дару чараларын һәм азык сыйфатын стандартлаштыру Бөтенроссия дәүләт үзәге» оешмасына мөрәҗәгать иткән. Песинең тамагындагы лайлалы тышчасыннан һәм борын куышлыгыннан мазок алганнар. Тест уңай нәтиҗә биргән. Соңрак өстәмә тикшерү барышында авыру расланган. Хайванны өй карантинына урнаштырганнар.

Россельхознадзорда әйтүләренчә, коронавирус йорт хайваннарыннан кешегә йокмый. Шулай ук «вирус песиләр популяциясендә резервлана аламы, әллә аның өчен мәче — эпидемиологик тукталышмы» дигән тулы фәнни мәгълүматлар да юк

Татарстан халкы йорт хайваннарында Covid-19 инфекциясе бармы-юкмы икәнлеген тикшерә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100