Татарстанга килүче мигрантлар наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерелергә тиеш

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе утырышында әнә шундый бурыч куелды
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанга килүче мигрантларның барысы да наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерелергә тиеш. Бүген Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узган Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе утырышында әнә шундый бурыч куелды.

Республикага эш эзләп килгән мигрантларның күпчелеге, наркотиклар үтеп керү юлындагы Урта Азия илләреннән. Бүген мигрантларның фәкать автобус йөртүче булып эшкә урнашучылары гына тикшерү үтә. Президент Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, эш бирүчеләр эшкә кабул иткәндә калган барлык мигрантларның да наркотиклар кабул итү-итмәвен тикшерергә тиеш.

Комиссия рәисе урынбасары, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Илгиз Миңнуллинның чыгышында яңгыраган саннар артында чәчләр үрә торырлык мәгълүмат ята. 1990 елдан алып Россиядә наркотикотиклар куллану дәрәҗәсе 10 тапкырга үскән. Илдә һәр көн 250 яшь егет һәм кыз наркоманга әйләнә. Татарстандагы вәзгыять тә ил күләмендәгегә охшаш. Бүген республикада наркотик бәйлелектәге 9 мең 419 кеше исәпләнә, тагын 6 меңгә якыны профилактик хисапта тора. Узган ел Татарстанда наркомания белән авыручылар саны 5,7 процентка арткан, агымдагы елның узган 4 аенда исә үсеш 1,2 процент тәшкил итә. Республикада һәр ике көннең берсендә наркотикның дозасын арттырып кулланудан 1 кеше үлә. Бу заман афәтенә иң зур бәйлелек Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә күзәтелә. Әлеге калаларда 100 мең кешегә 299 дан алып 525 кә кадәр наркоман туры килә. Бүген бу исемлекне тулыландыруга наркологик вәзгыять катлауланган Менделеевски белән Лениногорски дәгъва итә. Кайбер төбәкләрдә наркотикларны продуктларга алмашу очраклары да күзәтелә икән. Наркоманнарның 90 проценты әфган героинын кулланучылар. Бу илдән Россиягә наркотрафикның зур тизлекләр белән артуы моның төп сәбәпчесе. Узган ел Татарстанда наркотиклар тарату белән бәйле җинаять кылган 2600 кеше җаваплылыкка тартылган.

Соңгы 4 елда наркотиклар арасында катлаулы синтетик матдәләрнең өлеше 3,5 тапкырга арткан. Хәзер үзебезнең студентлар ук барлык гыйлемнәрен кулланып, иң катлаулы синтетик наркотиклар эшләргә өйрәнгән. Моңа алар өчен нигез булган кайбер даруларның ирекле сатылуы да юл ача. Бүгенге утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов шул максатларда кулланыла торган 16 препаратның даруханәләрдә рецептсыз гына сатылуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзер министрлык РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына әлеге препаратларны рецептлар буенча гына сатуны кертү турында мөрәҗәгать белән чыккан. Илгиз Миңнуллин белдергәнчә, быел һәм алдагы елларда синтетик наркотиклар әзерләү буенча яшерен лабораторияләрне ачыклау һәм юкка чыгару хокук саклау органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булачак. Президент Минтимер Шәймиев вузлар белән профилактик эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.

Икътисади вәзгыятьнең катлаулануы, эшсезлек арту, алда торган амнистия - боларның барысы да илдә, шул исәптән республикада, наркологик хәлнең катлаулануына китерә. Шул шартларда профилактика чараларының берсе буларак, Илгиз Миңнуллин, бу атна ахырында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе һәм барлык хокук саклау органнары белән милли диаспоралар арасында наркотикларга каршы көрәшне көчәйтүдә хезмәттәшлек хакында килешү төзеләчәген хәбәр итте. Президент исә автомобиль йөртүчеләр арасында наркотиклар куллануыларның артуын күздә тотып, мондый затларны таныклыктан мәхрүм итү, гомумән, наркотик бәйлелектәге кешеләргә йөртүче таныклыгы бирүне тыю зарурлыгын ассызыклады. Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау формаларын үтемле телдә эшләп, аларны иҗади якын килеп төрлеләндерергә чакырды.

Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасы “Бала хокукларының төп гарантияләре турында”гы канунга балаларның төнлә ата-аналарыннан башка гына урамда йөрүен тыючы үзгәрешләр кабул иткән иде. Аның нигезендә, ил төбәкләре үз законнарын кабул итә ала. Бүгенге утырышта Президент якын араларда республикада шундый канун проектын эшләү бурычын куйды.