Башкортстан татар оешмалары зур җыенга әзерлекне тикшерде

Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре чираттагы киңәшмәсен үткәрде
(Уфа, 27 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Анда бу елның 6 июнендә Уфада үтәчәк Башкортстан татарлары җыенына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта әйтелүенчә, июнь башында Уфада узачак җыенда төп мәсьәлә булып Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген рәсмиләштерү каралачак. Шушы мохтариятне оештыру корылтае дип әйтелде ул җыен.
Берничә ел элек үк Башкортстан Татар милли-мәдәни үзәгенең оештыру корылтае булып, аның низамнамәсе кабул ителде һәм идарәсе сайланган иде. Әмма бу мохтариятнең язмышы куанычлы булмады. Әлеге көнгә хәтле рәсми теркәлмәгән килеш кенә эшли ул. Танылган эшкуар Рамил Бигнов җитәкләгән татар мохтарияте бердәнбер рәсми теркәлмәгән мохтарият булып кала килде. Удмуртлар, чуашлар, марилар һәм башка милләтләр үз оешмалары теркәтә алды, ә менә татар мохтариятен теркәтү мөмкин булмаган хәл булып чыкты. Бу вәзгыятьтә татар оешмалары вәкилләре республика хакимиятләрен гаепли.
Әмма соңгы вакытта татар мохтариятен дә рәсми теркәтү мөмкинлекләре ачыла башлавы хакында мәгълүм булды. Рамил Бигнов әйтүенчә, Федераль Теркәү палатасының Башкортстан идарәсе ягыннан бу эшкә фатыйха бирелгән. Моның өчен, тик күпмедер районнарда татар милли-мәдәни мохтариятенең урыннардагы бүлекләре җыелышларын үткәрү таләп ителгән. Хәзер Рамил Бигнов әйтүенчә, Уфада һәм Кушнаренко белән Благовещен районнарында татар милли-мәдәни мохтариятләре төзелгән дә инде. Алардан 6 июньдә үтәчәк җыенга делегатлар сайланачак.
Рамил Бигнов татар оешмалары җыенына бина алу мәсьәләсендә тагын проблемалар килеп тууын әйтте. Аның сүзләренчә, хакимиятләр башта моңа ризалык биргән.
“Әмма хәзер Уфадагы бер генә мәдәният сараенда да бу җыенны үткәрү өчен урын алуга рөхсәт юк, - ди Р. Бигнов. - Хәтта “Ватаным” татар оешмасын җитәкләгән Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин да үзләрендәге актлар залын бирүдән баш тартты. Ул моны хакимиятләр каршы бит, дип аңлатты”.
Шушы шартларда киңәшмәдә катнашучылар республика татар милли-мәдәни мохтариятен төзү җыенын Рамил Бигнов тарафыннан татар гимназиясе өчен дип тапшырылган һәм соңрак хакимиятләр тарафыннан җимертелгән бина янәшәсендә, ачык һавада үткәрергә килеште.
Киңәшмәдә, 6 июньдә үтәчәк җыенга әзерлек эшләрен оешкан төстә алып бару өчен, җаваплы кешеләр тәгаенләнде һәм кайсы темага кемнәр чыгыш әзерләячәге билгеләнде. Конференциягә Казаннан да кунаклар чакырыла.
Шул ук җыен барышында Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге төзелүнең 20 еллыгын да бәйрәм итү турында килешенде.