Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Әпипә"не китаптан өйрәнәбез
"Әпипә"не китаптан өйрәнәбез
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәктәп» нәшриятында Зөлфия Ибраһимованың балалар бакчасында эшләүче музыка җитәкчеләре өчен«Шома бас» дигән методик ярдәмлеге басылып чыкты. З.Ибраһимова Казан шәһәре Идел буе районының 23нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.
Бу китапта балалар бакчасында үткәрелә торган музыка дәресләрендә нәниләргә татар халык бию хәрәкәтләрен өйрәтү буенча киңәшләр бирелә. Анда шулай ук бию көйләренең ноталары да тәкъдим ителә. Алар арасында, әйтик, «Әпипә», «Казан егетләре биюе», «Алия, Гөлия», «Тамчы, там», «Әннә ги, гәннә ги» кебек татар халык көйләре һәм Сара Садыйкованың «Сөмбел» көе дә бар. Автор татар бию хәрәкәтләренә кыскача аңлатма һәм аларның исемнәрен дә бирә. Бию хәрәкәтләре, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр төркем өчен аерым төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз