news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 4-7 майда эш хакы ничек түләнәчәген аңлатты

Май бәйрәмнәрен озайту турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Май аендагы өстәмә ял көннәрендә хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнергә тиеш. Әмма эш бирүче югары эш хакын мөстәкыйль рәвештә билгели ала, диелә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган рекомендацияләрдә.

«4-7 майдагы өстәмә ял көннәрендә хезмәткәрләргә эш хакы югары күләмдә түгел, ә гадәттәгечә түләнәчәк», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Министрлыкта шулай ук 4-7 май көннәренең чираттагы ялларны озайту өчен нигез булмавын искәрттеләр. Шулай да рекомендацияләрдә билгеләп үтелгәнчә, май аендагы өстәмә ял көннәре хезмәткәрләрнең эш хакын киметү өчен сәбәп түгел.

Май бәйрәмнәрен озайту турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документта искәртелгәнчә, 4-5 майдагы өстәмә ял көннәрендә хезмәт хакы түләнергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100