news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә нефтьчеләр өчен йортлар төзиләр

Бүген әлеге аренда торагын төзү өчен проектлау эшләре бара.

Чирмешәндә нефтьчеләр өчен йортлар төзиләр
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 27 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәгенең көньяк микрорайонындагы Чәчәкле (Цветочная) урамында 24 фатирлы ике катлы йорт төзергә планлаштыралар. Бүген әлеге аренда торагын төзү өчен проектлау эшләре бара.

«Шул ук микрорайондагы Конев һәм Цаплин урамнарында нефтьчеләр өчен төзелә торган шәхси йортларның дүртесенә район җитәкчелеге тырышлыгы белән газ тоташтырылды. Биредә барлыгы 20 йорт күтәреләчәк», — ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.

Алты йорт төзелеп беткән, аларда эчке эшләр бара. Тагын дүртесенең нигезе әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot