news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында күргәзмәдә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова фотосы бар

Биредә Габдулла Тукай һәм аның якыннарының сурәте төшерелгән утыз фото куелган.

Казан аэропортында күргәзмәдә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова фотосы бар
Михаил Захаров

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан» халыкара аэропортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Мин биеклеккә омтылам» фотокүргәзмәсе ачылды. Фотолар арасында шагыйрьнең яратып йөргән кызы — Зәйтүнә Мәүлүдованың дус кызы Фатыйма белән 1913 елда төшкән фотосы да бар.

«Казанга килгән кунаклар фотокүргәзмәне карап, милли мохит — татар дөньясы белән таныша. Милли музей фондында Тукайның якыннары төшкән йөздән артык фотосурәт таптык. Шуларның утыздан артыгын күргәзмә өчен сайлап алдык», — диде ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.

Күргәзмәдә Габдулла Тукай һәм аның дуслары — XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре бар: язучы һәм публицист Фатих Әмирхан, драматурглар Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, шагыйрьләр Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның һ.б. сурәтләре урын алган.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин күргәзмәне Җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләргә шагыйрьнең мирасы, әдәби даирәсе һәм татар теленең матурлыгын таныту максатыннан куелганлыгын әйтте.

Фотокүргәзмә 1А терминалы галереясендә урнаштырылган. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм «Казан» халыкара аэропорты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100