news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар өчен онлайн әкиятләр укый

Үзизоляция чорында тәрбиячеләр социаль челтәрләрдә туры эфирлар алып бара, онлайн әкиятләр укый һәм иҗади биремнәр бирә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Яшел Үзәннең 20нче балалар бакчасы үзизоляция шартларында да белем бирү процессын туктатмаган. Барлык төркемнәр дә танып белү, сөйләм, физик тәрбия биремнәрен үтәгән. Бу турыда «Новости Зеленодольска» газетасы яза.

Балалар уйный, физик күнегүләр ясый, бер-берсен туган көннәре белән котлый, әти-ниләре һәм тәрбиячеләр белән бергә хикәя, әкият укый, шигырьләр өйрәнә.



news_right_1
news_right_2
news_bot