Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада хокук сакчылары 520 машина өчен хәрәкәтне чикләгән
«Соңгы атнада машиналар хәрәкәте артуы күзәтелә. Бу эшкә чыгучылар артуы белән аңлатыла», — диде Валерий Саматошенков.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган атнада изоляция шартларында хокук сакчылары 520 машина өчен хәрәкәтне чикләгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.
Полиция уздырган рейд чаралары барышында, бер атна эчендә 150 мең кеше, 120 меңнән артык машина тикшерелгән. 520 машинага хәрәкәт чикләнгән.
«Соңгы атнада машиналар хәрәкәте артуы күзәтелә. Бу эшкә чыгучылар артуы белән аңлатыла», — диде Валерий Саматошенков.
Идарә хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик нормалар үтәлешен тикшерә. Изоляция таләпләрен бозучыларга карата барлыгы 2 мең 300 беркетмә төзелгән.
Ул, шулай ук, хәзерге вакытта Мәскәү, Санкт-Петербургтан, чит илләрдән кайткан 272 кеше тикшерелүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз