420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республикада көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 28 апрельдә, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә аерым районнарда 24 метрга кадәр булачак.
Шул ук вакытта Казанда 28 апрельдә көндез һәм кичен көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә метеорологлар.