news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Гафаров: Безнең бурыч – Җиңү парады күчерелүгә карамастан, бәйрәм кәефе тудыру

Җиңү паркында яңа һәйкәл ачылышы тантанасын телевидениедә һәм соцчелтәрләрдә күреп булачак.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җиңү парады күчерелүгә карамастан, бәйрәм кәефе булдыру мөһим. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек күптән башланды, ләкин быел чаралар яңа форматта узачак. Ветераннарның өйләренә бүләкләр китереләчәк, туганнары район администрацияләренә чакырылачак», — диде ул.

Ул бүген Казанда 9 мең 164 ветеран, тыл хезмәтчәне яшәгәнен әйтте. Апрель дәвамында аларның РФ, ТР Президентларыннан акча алганнарын билгеләп узды. Рөстәм Гафаров сүзләренчә, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә барлыгы 8 мең 655 юбилей медале тапшырылачак. Шулай ук, азык-төлек комплектлары, сугыш еллары җырлары белән диск әзерләнгән.

Ветераннарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бүген табиб тикшерүләре төгәлләнгән. «Тарихи хәтер зур әһәмияткә ия. Район администрацияләре төзекләндерү, ямьләндерү эшләре башкарган. Бюстлар стеллалар, реставрацияләнә», — диде Рөстәм Гафаров.

Ул 9 Майда Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачылачагын, аның Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән татар сугышчысы Гази Заһитов образында булачагын искәртте. Рөстәм Гафаров әйтүенчә, яңа һәйкәл ачылышы тантанасын телевидениедә һәм соцчелтәрләрдә күреп булачак.

«Үлемсез полк» акциясе онлайн чыгачак. Җиңү парады соңгырак срокка күчерелә. Җиңүнең 75 еллыгына концертны телевидение күрсәтәчәк. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ветераннарга бүләкләр тапшырылу, игътибар, кайгыртучанлык, чаралар үткәрелү район хакимияте башлыкларының шәхси җаваплылыгында булганын ассызыклады. Онлайн узачак концерт, чараларны өлкәннәргә күрсәтү үтенече белән яшьләргә мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100