Метшин: Татарстанда коронавирустан үлем булмавы табибларның осталыгы турында сөйли

Коронавирус авыруының өч урынлы күрсәткече буенча Татарстан Россия төбәкләре унлыгына керә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан үлем очраклары булмавы табибларның югары профессионализмына дәлил. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан мэриясендә киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Авыручылар Россиянең барлык 85 төбәгендә бар. Коронавирус авыруының өч урынлы күрсәткече буенча Татарстан Россия төбәкләре унлыгына керә, шөкер, үлем очраклары юк. Бу, беренче чиратта, безнең табибларның, медицина персоналы, медицина учреждениеләренең профессионализмы, Казан һәм республикада сәламәтлек саклау тармагы белән оста идарә итү турында сөйли», — диде Илсур Метшин.

Татарстанда бүгенгә коронавирус белән авыручылар 562 кеше тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда, 191 кешегә арткан. Бүгенгә 982 кеше табиблар тикшерүендә.

Казан мэры медицина оешмаларына җиһазлар, кирәк-яраклар белән ярдәм итүче бизнес вәкилләренә, компанияләргә рәхмәтен җиткерде.