news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта яшәүчеләргә яшелчәләр үстерү өчен җир кишәрлекләре тәкъдим ителә

Җир кишәрлеге алырга теләүчеләр 8 (85563) 3-31-00 телефоны буенча шалтырата ала.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Мамадыш районы Башкарма комитеты бакчалары булмаган кешеләргә Красногорск авыл җирлеге территориясеннән җир кишәрлеге алырга тәкъдим итте. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итә.

Яшелчәләр үстерергә теләүчеләргә җирне эшкәртергә кирәк булмаячак, аларны алдан әзерләп тапшырачаклар, дип хәбәр иттеләр район муниципалитетында.

Бу чара хәзерге вазгыятькә бәйле рәвештә, яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә һәм өстәмә керем алырга теләп мөрәҗәгать иткән мамадышлылар үтенече белән башкарыла.

Гаризалар кабул итә башлаганнар. Җир кишәрлеге алырга теләүчеләр 8 (85563) 3-31-00 телефоны буенча шалтырата ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot