Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Абдулганиев Татарстанда сәүдә үзәкләре ачылуны хуплады
Татарстан бизнес-омбудсмены аппараты чәчтарашханәләр үрнәгендә сәүдә үзәкләрен уңайлырак башлау өчен чек-листлар эшләргә әзер.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев республика территориясендә сәүдә үзәкләре эшен яңартуны хуплады. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Әгәр контроль-күзәтчелек органнары предприятиеләрнең куркынычсыз ачылышын тәэмин итә алса, бу бик яхшы идея. Үз чиратыбызда без профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән бергә уңайлы эш өчен блок-схема һәм чек-листлар эшләргә әзер», — диде Фәрит Абдулганиев.
Татарстан бизнес-омбудсмены аппараты юристлары санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне пунктлар буенча тикшерергә мөмкинлек бирә торган чек-листлар идеясе чәчтарашханәләр үрнәгендә эшләнде һәм үзенең кирәклеген күрсәтте, диде ул. Хәзер мондый чек-листлардан күп кенә башка төбәкләр чәчтарашханәләре дә файдалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз