Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ишетмәүчеләр арасында DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә
Яшь белгечләр ун профиль буенча ярышачак. Алар арсында химик анализ, фотография һәм, хәтта, агач эше осталыгы да бар.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). 28 һәм 29 апрельдә Казан ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә. Яшь белгечләр ун профиль буенча ярышачак. Алар арсында химик анализ, фотография, аш-су, чәчтараш һәм, хәтта, агач эше осталыгы да бар.
“Бүген ишетмәүче кешеләрнең бик аз проценты гына тулы канлы тормыш белән яши һәм эшли. Без башкалар белән беррәттән файда китерә һәм үз эшебезнең профессионаллары була алабыз. Казан безнең хәрәкәтнең башлангыч ноктасы булачак. Без дөньяга үзебезнең файдалы кешеләр икәнлегебезне күрсәтәчәкбез”, – дип билгеләп үтте DeafSkills халыкара ассоциация президенты, Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Станислав Иванов.
Чемпионат Казан төзелеш көллиятендә үтәчәк. Ярышларда 49 белгеч һәм 39 эксперт, шул исәптән 10 катнашучы һәм эксперт Мәскәү, Свердловск өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан кебек Россиянең башка төбәкләреннән булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз