Төмәндә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булып үтте

Яшьләр үзләре туган телдә аралашу өчен иң кирәкле сүзләрне эченә алган кесә русча-татарча сүзлек өләштеләр акциядә катнашучыларга, аны алар үз көчләре белән әзерләп бастырып чыгарганнар иде
(Төмән, 27 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Руслан Мамеев җитәкчелегендәге Татар яшьләре берлеге сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәргән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе өлкә үзәгенең заманча үзгәртеп корылган иң матур бер җирендә - Төсле бульварында (“Цветной бульвар”) үтте.
Аның кысаларында татар әдәбияты, милли сәнгатебез, мәдәниятебезне эченә алган викторина оештырылды. Викторинаны әзерләп үткәрүдә яшьләргә Төмән Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Сафина ярдәм итте.
Яшьләр үзләре туган телдә аралашу өчен иң кирәкле сүзләрне эченә алган кесә русча-татарча сүзлек өләштеләр акциядә катнашучыларга, аны алар үз көчләре белән әзерләп бастырып чыгарганнар иде.
Шул ук мәйданда Татар яшьләре берлеге үз көче белән әзерләгән татар җырлары һәм биюләреннән торган концерт та оештырып үткәрде.
Бульвар буйлап узып-китеп өйрүче төрле милләт кешеләре дә кызыксынып күзәттеләр бу чараны.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен әзерләп үткәрүгә өлкә татарлары Конгрессының яшьләр юнәлешендә эш алып баручы хезмәткәре Фәрит Корбанов та үзеннән зур өлеш кертте.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе татар яшьләрен туган телебезгә якынайту юлында алга таба бер игелекле адым булып үтте.