Коррупциягә каршы көрәшнең иң үтемле чарасы - эшчәнлектә үтә күренмәлелек

Финляндия Югары административ суды рәисе Пекко Халлберг әнә шулай дип саный, Россия, Татарстанны бу мәсьәлә, финнар тәҗрибәсе кызыксындыра, ди Россия Хөкем академиясенең Казан филиалы директоры урынбасары Ленар Гомәров

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Шимбә көнне Россия Хөкем академиясенең Казан филиалы студентлары һәм профессор-укытучыларының Финляндия Югары административ суды рәисе Пекко Халлберг белән очрашуы булып узды, дип хәбәр итә академия филиалы директоры Рәисә Рәхмәтуллина. Аның сүзләренчә, очрашу әлеге филиалны гамәлгә куючылар - РФ Югары суды һәм РФ Югары арбитраж суды тарафыннан Идел буе округы Федераль арбитраж суды белән берлектә оештырылган. Финляндия кунагы белән очрашуда, югарыда телгә алган судлар һәм ТР арбитраж суды судьялары, РФ фән эшлеклеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан.
 
 Очрашуда Россиянең суд реформасы, кеше хокукларын яклау, суд учреждениеләре эшчәнлеген мәгълүмати яктырту һәм башка мәсьәләләр каралды. Пекко Халлберг әфәнде студентлар алдында «Хөкем итү даирәләре» темасына лекция укыды, анда ул Россия, Финляндия һәм Европа илләренең хокукый системалары мәсьәләләрен, Европа берлеге кысаларында хезмәттәшлек итү проблемаларын яктыртты, дип аңлатты директор.

Директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Гомәров шәрехләвенчә, аннан алдагы көннәрдә РФ Югары арбитраж судының Идел буе округы Федераль арбитраж суды базасында үткәргән РФ субъектлары арбитраж судлары рәисләре киңәшмәсендә П.Халлберг доклады тыңланган. «Финляндиянең түбән коррупцияле ил булуы мәгълүм, шуңа күрә Россия, Татарстанны бу мәсьәлә, финнар тәҗрибәсе кызыксындыра, ә Пекко Халлбергка Россия Хөкем академиясенең Казан филиалы Россия суд системасы һәм икътисад өлкәсендәге хөкем органнары өчен белгечләр әзерли торган югары уку йорты буларак кызыклы. Гомумән, Пекко Халлберг фикеренчә, коррупциягә каршы көрәшнең иң үтемле чарасы - эшчәнлектә үтә күренмәлелек», - дип аңлатма бирде ул.