news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Нефтекама шәһәре эшкуарлары баш күтәрә
Башкортстанныћ Татарстан белђн чиктђш Нефтекама шђџђренең “Шкафчык” исемле мебель кибете хезмәткәрләре игълан иткән ачлык сигезенче көн инде дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 27 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанныћ Татарстан белђн чиктђш Нефтекама шђџђренең “Шкафчык” исемле мебель кибете хезмәткәрләре игълан иткән ачлык сигезенче көн инде дәвам итә.
Ачлык игълан итүне оештыручылар сүзләренчә, алар эшкуарларга булган төрле басымнарга ризасызлык белдерә. Аерым алганда, алар үзләре эшләгән кибеттән чыгаруга бәйле ачлык игълан иткән. “Шкафчык” кибетен анда эшләүчеләр арендага алып торган. Ә ике ел элек бу кибет бинасының хуҗасы булган Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы биредә идарә итүче компанияне алмаштыра. Ә инде яңа хуҗалар “Шкафчык” кибете директоры Халидә Суфияновага аренда бәясенең ун тапкырга арттырылуы хакында күрсәтмә җибәрә. Халидә ханым мондый бәяне башка сыймаслык күләм дип ризасызлыгын белдерә. Шуннан соң инде мәхкәмәләшүләр китә. Быел арбитраж мәхкәмә идарә итүче компания файдасына карар чыгарып, “Шкафчык” кибете хезмәткәрләренә кичекмәстән бинаны бушатуны таләп итә. Менә шуннан соң кибетнең барлык 14 хезмәткәре дә ачлык игълан итә.
“Безне хәзер хакимиятләр, төрлечә юмалап, ышандырып, булса да, кибеттән чыгармакчы булалар. Ләкин без аларның сүзләренә ышанмыйбыз”, - ди кибет директоры Халидә Суфиянова.
Аның сүзләренчә, шәһәрдәге тагын берничә кече ширкәт хезмәткәрләре дә, “Шкафчык” кибете хезмәткәрләренә теләктәшлек йөзенән, һәм үз хокукларын да яклап, ачлык игълан итәчәк.
“Шушы атнада ук шәһәрдәге “Ромашка” кафесы хезмәткәрләре дә безгә кушылачак. Анда барлыгы 35 кеше эшли”, - ди Халидә ханым.
Нефтекама шәһәре халкы соңгы өч елда урамнарга каршылык чараларына байтак кына чыккан иде инде. Биредәге эшкуарлар шәһәр хакимияте җитәкчеләре ягыннан бизнесны үстерүгә мөмкинлекләр булмауга, шәһәр түрәләре тарафыннан һәртөрле аяк чалуларның чыдый алмаслык булуына зарлана. Шушы уңайдан алар ил президентына һәм премьер-министрга белдерүләр дә җибәргән иде.
Хезмђтчђннђрнећ хокукларын яклау максатында, киләсе атналарда да Нефтекамада пикетлар оештырылырга һәм ачлык игълан итүләр дәвам итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, ризасызлык чарасы активистлары шулай дип кисәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot